18 августта, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында, кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, очраклы сайлап алу юлы белән (җирәбә салу) рөхсәтләрне бүлү үткәрелде.
Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама буенча үтеп танышырга мөмкин.
Рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым түләү турында квитанция.
Җыю ставкалары:
- олы поши-1500 сум;
- 1 яшькә кадәрге поши -750 сум;
- олы кабан-450 сум;
- 1 яшькә кадәрге кабан -225 сум;
- олы кыр кәҗәсе-450 сум;
- 1 яшькә кадәрге кыр кәҗәсе-225 сум.
Гаризаны һәм түләү турында квитанцияне сылтама буенча кереп алырга мөмкин.