25 августтан Татарстанда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне тоту өчен гаризалар кабул итү башлана

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хайваннар дөньясы мониторингы бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев хәбәр итте.

Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендәге күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә тормышка ашырылачак:

-рөхсәт алу өчен гариза;

-шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);

-аучылык билеты (оригинал);

-рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция(650 сум);

-хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү квитанциясе (суер һәм көртлеккә рөхсәт алган очракта).

Банк картасы булган очракта, акчаны КФҮ филиалында гариза биргәндә түләргә мөмкин. КФҮ филиалларында бирелгән рөхсәтләр нигезендә генә түләргә киңәш ителә.

Рөхсәтне гариза бирүченең вәкиле гади язма ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International