Агымдагы елның 7 ае эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 684 хокук бозу очрагы туктатылды. Бу хакта «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын файдалануны күзәтү бүлеге башлыгы Радик Мотахаров сөйләде.
Ау кагыйдәләрен бозуга аның срокларын бозу, тыелган ысуллар белән аулау, рөхсәт булмау һәм рөхсәттә күрсәтелмәгән җир-суларда хайваннарны тоту керә.
«Тәртип бозучыларга 782,5 мең сумлык штраф салынды, 625 мең сум түләттерелде. Хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 64 җинаять эше кузгатылган. РФ ҖК 258 маддәсе «Законсыз ау» буенча 2,5 млн. сумнан артык зыян китерелгән», - дип билгеләп үтте ул.
Дәүләт комитетының Росгвардия идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, корал йөртү һәм саклау хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге законнарны даими рәвештә бозган өчен, 30дан артык граждан җаваплылыкка тартылды. Кораллары тартып алынды.
Чыгыш ахырында Радик Мотахаров браконьерларның егерьларга карата законсыз гамәлләре турында сөйләде.