Республикада каурыйлы киекләргә ау сезоны ачыла

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хайваннар дөньясы мониторингы бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев хәбәр итте.

«Быел җәйге-көзге сезон гадәттәгечә сентябрьнең беренче шимбәсенә туры килде. 2021 елның 4 сентябреннән 5 декабренә кадәр-су йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киек кошларына. Ә 2021 елның 4 сентябреннән 2022 елның 5 гыйнварына кадәр - урман киекләренә» - дип билгеләп үтте спикер.

Ау кагыйдәләре нигезендә каурыйлы киекләргә түбәндәгеләр керә:

  • Сазлык-болын:урман үрдәге, чуллыклар, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, тулес, хрустан, улитлар, саз шөлдиләре, кроншнеплар, мородунка, камнешарка, тартар, гади кугыч;
  • суда йөзүче киекләр:казлар, үрдәкләр, кашкалаклар;
  • дала һәм кыр киекләре:бүдәнә, күгәрченнәр, урман күгәрченнәре һәм соры көртлек;
  • урман киек кошлары: тәләттәвеч, суер, боҗыр һәм урман тавыгы.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:зур шөлди, зур кроншнеп, зур саз шөлдие, урман күгәрчене, гади урман күгәрчене Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, пыскылдык, зур кроншнеп, хрустан һәм соры каз – Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аларны аулау тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International