Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Алексеевск районына эш визиты белән барды.
Ул Юеш Корнәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.
«Кадерле балалар, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар, мин сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Сезнең арада безнең республика үсешенә зур өлеш кертәчәк табиблар, укытучылар, механизаторлар һәм аграрийлар бар дип уйлыйм. Яңа уку елы сезнең өчен уңышлы һәм казанышларга бый булсын!»,- диде Федор Батков.
Чара мәктәпнең яңа педагогик составы белән таныштыру ноктасында тәмамланды.