Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия Табигать министрлыгының 29.08.2014 ел, 379 нчы номерлы боерыгы белән расланган, Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтләрне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керүе турында хәбәр итә.
Бу үзгәрешләр нигезендә, анда күрсәтелгән ауны үткәрү вакытларының соңгысы гариза бирү датасына кадәр бер елдан да артмаса, рөхсәт белән мондый мәгълүматларны җибәрү зарурилыгы каралган очракларда, әгәр гариза бирүче (аучы), мондый рөхсәтне алу урыны буенча, элек бирелгән рөхсәт белән каралган срокларда, табылган аучылык байлыклары турындагы мәгълүматны җибәрмәсә рөхсәт бирелмәячәк.
Исегезгә төшерәбез: кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм кошларны табуга рөхсәт бланкасының формасы белән, рөхсәттә күрсәтелгән соңгы ау вакыты тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында белешмәләр җибәрү каралган. Тояклы хайваннарны табу турындагы белешмәләр, хайванны тотканнан яки яралаганнан соң 10 көн эчендә җибәрелә.
Мондый мәгълүматларны теләсә нинди ысуллар белән (шәхсән, почта аша, курьер хезмәте һ. б.) җибәрергә рөхсәт ителә.
Белешмәне турыдан-туры рөхсәт алу урыны буенча җибәргәндә, вәкаләтле хезмәткәрдән андый мәгълүматларны бирү турында журналда куелган билге, тапшырылган рөхсәт рәвешендә яки аучыга аучылык байлыкларын табу турында белешмәләрне тапшыруны раслаучы документ рәвешендә раслау кәгазен алырга киңәш итәбез.
Тоту турында белешмәләрне почта аша җибәргән очракта, аларны почта аша җибәрү фактын раслый торган ысулны- тапшыру турында белдерү кәгазе һәм салынган әйберләрнең исемлеге булган почта җибәрүен куллануыгызны сорыйбыз.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, аучылык байлыкларын табуга рөхсәт бирүдән баш тартмас өчен, аучыларны, рөхсәт алу урыны буенча, аучылык байлыкларын тоту турында мәгълүматларны билгеләнгән срокларда җибәрү шартларын үтәргә өнди.