Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Балык Бистәсе районының 2 310 га гомуми мәйданлы һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.
Аукционда катнашуга 3 катнашучы кертелгән иде, нәтиҗәләр буенча җиңүче дип «Форест» ҖЧҖ танылды.
Ай дәвамында җиңүче белән 49 елга аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.