Балык Бистәсе районының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне һәм кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга 2021-2022 елларга бирелгән рөхсәтләр, ау сезоны ахырына кадәр, 14 сентябрьдә узган аукцион нәтиҗәләре буенча, «Форест»ҖЧҖга бирелгән 2310 га мәйдандагы аучылык җир-суларында да гамәлдә булачак. Бүгенге көндә районда 87 мең гектар һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары бар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Балык Бистәсе районының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.