Татарстанда производство аучылык инспекторларының санын арттыралар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында хәбәр итә.

Алар РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2014 елның 9 гыйнварындагы 4нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерү үткәрү тәртибен раслау турында» гы боерыгы белән билгеләнде.

Производство аучылык инспекторы кандидаты булып, аучылык билеты, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәте булган, хезмәт килешүе нигезендә аулау һәм аучылык байлыкларын саклау белән бәйле вазыйфалар башкаручы аучылык хуҗалыгы хезмәткәре килә ала.

Тикшерү 17 ноябрьдә гамәлдәге табигать саклау законнарын белүгә тест сынаулары үткәрү юлы белән башкарылачак.

Документлар 10 ноябрьгә кадәр юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле тарафыннан яисә почта аша 420088, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча тапшырыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International