Кыр тавыгы эзләп:Татарстанда алар ничәү яши?

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бер ел эчендә кыр тавыкларының саны 30 462 башка кадәр арткан. Бүгенге көндә республика территориясендә 151 796 кош яши.

Соры кыр тавыгы кыргавыллар гаиләсенә карый. Аның гәүдәсенең озынлыгы 29-31 см, авырлыгы 350-600 грамм. Ул характерлы якты таплар һәм тимгелле рәсемле соры-зәңгәр төскә ия. Аның яраткан урыннары-урман кырыйлары, куе биек үләнле болын, куак утраулары булган ачык территория һәм чокырлар. Кайбер очракларда соры кыр тавыклары сазлы урыннарда бик теләп урнаша, әмма куе үләнле коры утрауларны сайлый.

Уңайлы шартлар булсын өчен, аңа яшеренү, оя ясау һәм азык табу өчен киңлек һәм күп санлы куаклар, биек үлән булуы кирәк. Кыр тавыгы еш кына солы, карабодай, тары чәчүлекләре булган кырлар янында яши. Ул авыл хуҗалыгына зарарлы бөҗәкләрне һәм уңышка куркыныч янаучы төрле умырткасызларны чүпләп ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International