Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең 65% коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнде

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 27 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча, ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре арасында коронавирус инфекциясенә каршы 103 кеше вакцинация узды. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 92 кеше прививка ясаткан.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: вакцинация кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка ясау пункты эшли.

Түбәндәгеләрне белү мөһим:

-Вакцинация түләүсез һәм ирекле нигездә үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ясатырга рөхсәт ителгән;

-Вакцинациянең 1 көнен исәпкә алмаганда, беренче һәм икенче прививка арасында 21 көн үтә;

-Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә;

-Вакцина коронавирус тышчасы- S-протеины булган, кеше аденовирусының рекомбинант кисәкләреннән гыйбарәт, аңа карата антитәнчекләр эшләнә. Вакцинада COVID-19 белән авырттыра торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырмыйлар;

-Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган федераль регистрга кертелә һәм әлеге мәгълүматлар нигезендә дәүләт хезмәтләре порталында вакциналаштырылган гражданинның шәхси кабинетында QR кодлы вакцинацияләүнең электрон паспорты формалаша.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1.РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2.Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3.Бердәм 122 номеры;

4.КФҮкә мөрәҗәгать итеп;

5.Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International