Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Милләтне вакцинацияләү-дәүләт көче!» дигән җыелма күзәтүне формалаштыру турында хәбәр итә
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Россия Яңалыклары» ААҖ һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе «Россия төбәкләре яңалыклары» порталында РФ субъектларының «Милләтне вакцинацияләү – дәүләт көче!» дигән җыелма күзәтү формалаштыруы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән актив рәвештә прививка ясаталар
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 5 июльгә булган оператив мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган хезмәткәрләр саны 62 кеше тәшкил итә. Ведомство аппараты хезмәткәрләре арасында 56 кеше прививка ясаткан.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: вакцинация кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка пункты эшли.
Түбәндәгеләрне белү мөһим:
- Вакцинация түләүсез һәм ирекле нигездә үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ясалган;
- Вакцинациянең 1 көнен исәпкә алмаганда, беренче һәм икенче прививка арасында 21 көн үтә;
- Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә;
- Вакцина коронавирус тышчасы- S-протеины булган, кеше аденовирусының рекомбинант кисәкләреннән гыйбарәт, аңа карата антитәнчекләр эшләнә. Вакцинада COVID-19 белән авырттыра торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырмыйлар;
- Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган федераль регистрга кертелә һәм әлеге мәгълүматлар нигезендә дәүләт хезмәтләре порталында вакциналаштырылган гражданинның шәхси кабинетында QR кодлы вакцинацияләүнең электрон паспорты формалаша.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. Бердәм 122 номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территориясе чикләрендә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектын («Махсус сакланыла торган табигать территорияләре турында»1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясында күрсәтелгән торак пунктлардан тыш)файдалануга тапшыру өчен рөхсәт бирү:
- аерым саклана торган региональ әһәмияттәге табигый территория чикләрендә индивидуаль торак төзелеше объектларын, бакча йортларын төзүне, үзгәртеп коруны гамәлгә ашырганда («Аеруча саклаулы табигый территорияләр турында» 1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясында күрсәтелгән торак пунктлардан тыш), планлаштырыла торган индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки үзгәртеп кору турындагы хәбәрдә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелеше яки бакча йорты параметрлары билгеле параметрларга туры килү һәм шәхси торак төзү объектын яки бакча йортын җир участогында урнаштырырга рөхсәт ителүе турында хәбәрнамә җибәрү;
-төзелгән яки үзгәртеп корылган индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йортының, региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территория чикләрендәге җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектларын, бакчачылык йортларын төзегәндә, үзгәртеп корганда («Аеруча саклаулы табигый территорияләр турында» 1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясында күрсәтелгән торак пунктлардан тыш), шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килүе (туры килмәве) турында хәбәрнамә җибәрү;
Хезмәтләрне электрон формада алу өчен шәхси кабинетка идентификацияләү һәм авторизацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) аша керергә кирәк. Биредә хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат белән танышырга, гариза бирергә һәм аларның статусын тикшерергә, шулай ук дәүләт хезмәтләренең нәтиҗәсен электрон рәвештә алырга мөмкин.
Сроки и нормы добычи
Объект охоты Сроки охоты
Охота с подружейными собаками и ловчими птицами
Болотно-луговая дичь 25.07.2021-05.12.20
Боровая, степная и полевая дичь 05.08.2021-05.01.2021
Водоплавающая дичь 28.08.2021-05.12.2021
Основной сезон охоты
Гусь 04.09.2021-05.12.2021
Утка 04.09.2021-05.12.2021
Болотно-луговая 04.09.2021-05.12.2021
Полевая 04.09.2021-05.12.2021
Куропатка 04.09.2021-05.12.2021
Вальдшнеп, боровая 04.09.2021-05.01.2022
Ворона серая 04.09.2021-05.01.2022
Бүген, 30 июнь көнне 16.00 сәгатьтә, киләсе 2021-2022 еллардагы ау чорына физик затлар арасында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукын алу өчен, җирәбә салуда катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде.
Алда күрсәтелгән сроктан соң бирелгән гаризалар, катнашу өчен кабул ителмәячәк.
Исегезгә төшерәбез, җирәбә салу 2021 елның 18 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К.Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча узачак.
Яңартылган законда гражданнар утлы, аучылык, утлы көпшәле, үз-үзеңне саклау коралын сатып алу өчен минималь яшь 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арта. Искәрмәләр бар. Алар арасында армиядә хезмәт итүчеләр, хәрби исемнәре яки махсус исемнәре яки юстиция классы чиннары булганнар, ау яки балык тоту белән бәйле профессиональ эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр. Унсигез яшьлек киртә шулай ук аз санлы халык вәкилләре өчен дә саклана. Лицензияне аңлы рәвештә корал әйләнеше, терроризм һәм аны аклау, экстремизм, балага каршы көч кулланып аңлы җинаять кылган, шулай ук кабат хөкем ителгән гражданнарга бирмәячәкләр. Әгәр хуҗасы коралны тикшерү өчен вакытында тапшырмаса, сатып алу һәм саклауга рөхсәтне кире алалар. Гамәлдән чыккан коралны Росгвардиягә хәбәр итмичә саклау тыела. Моннан тыш, ведомствога корал югалган яки урланган очракта хәбәр ителергә тиеш. Шулай ук бер елга исерек шоферларны да коралсыз калдырачаклар. Корал һәм аның өлешләрен эшләү һәм алмаштыру буенча интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматны бастыруга тыю кертелә. Законда корал әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен, гражданнарга 10 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест билгеләнгән.
Әгәр регионда мәҗбүри вакцинация турында карар гамәлгә кергән булса, вакцинация узмаган хезмәткәрне эштән читләштерергә мөмкин, дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
"Әгәр регионда аерым категория хезмәткәрләре өчен вакцинация үткәрү мәҗбүрилеге турында санитар табиб карары эшли икән, прививка ясамаган хезмәткәрне эштән читләштерергә мөмкин", - дип сөйләде Котяков журналистларга .
Ул аныклап узганча, эштән читләштерү мәҗбүри вакцинация уздыра торган чорда гына кертелә.
"Эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкаларны үткәрү турында карарны субъектларның баш санитар табиблары кабул итә. Ягъни, мондый карар төбәкләр дәрәҗәсендә кабул ителә".
"Әгәр эпидемия күрсәткечләре буенча вакцинация үткәрү мәҗбүрилеге турында карар кабул ителсә, тиешле документта аталган хезмәткәрләр өчен вакцинация мәҗбүри булачак", - дип ассызыклады Котяков.
"Әгәр хезмәткәрдә вакцинация үтмәү өчен объектив сәбәпләр юк икән, эпидемия чорында хезмәткәр хезмәт хакын саклап калмыйча, бурычларны үтәүдән читләштерелергә мөмкин", - дип өстәде ул.
Элегрәк Котяков РФ Хезмәт законнарында вакцинациядән баш тарткан өчен эштән азат ителү каралмаган дип белдергән иде.
Коронавирус белән авыру ситуациясе катлаулану сәбәпле, РФ кайбер төбәкләре мәҗбүри вакцинация керткән, аерым алганда, Мәскәүдә ул хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен кертелгән.
Көн тәртибендә «2021 елгы уылдык чәчүнең йомгаклары», «Дәүләт хезмәтләрен цифрлы форматка күчерү турында»,«Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районы территориясендә «Чепья урманы», Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы территориясендә « Екатериновка авылы янындагы урман массивы» дип аталган региональ әһәмияттәге табигать һәйкәлләре» дигән докладлар белән чыгыш ясадылар.
Җирәбә салуда катнашу өчен гаризаларны кабул итү ахырына якынлаша
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2021 елның 30 июнендә 16.00 сәгатьтә һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында, киләсе 2021-2022 елгы ау чорына кыргый тояклы хайваннарны табу хокукын алу өчен, физик затлар арасында җирәбәдә катнашу өчен, гаризалар кабул итү тәмамлана.
Җирәбә салу 2021 елның 18 августында 14.00 сәгатьтә Казан ш., к. Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча узачак.
Җирәбә салуда аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала.
Җирәбәдә катнашу өчен, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсен кушып, билгеләнгән үрнәктә гариза бирергә кирәк:
- гаризаны шәхсән яки почта элемтәсе аша бирү өчен-420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К. Тинчурин ур., 29 йорт;
- электрон почта аша гариза бирү өчен; ohota.2021@yandex.ru
Гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (серия, номер һәм бирү датасы);
2) аучылык ресурсының төре;
3) аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алырга ниятләгән, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары урнашкан, муниципаль берәмлекнең исеме;
4) гариза бирү датасы;
5) гариза бирүченең имзасы һәм имзаны чишү.
Гаризаны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр:
1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән сроклардан калып гаризаны тапшыру;
2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;
3. бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсе булмау;
4. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;
5. ике һәм аннан да күбрәк аучыдан, электрон почта аша, бер электрон хәбәрдә җибәрелгән гариза;
6. аучылык ресурсларының бер төренә бер муниципаль берәмлектән артык гариза бирү.
7. аучылык ресурсларының бер төре буенча, аучының төрле муниципаль берәмлекләргә бер үк гариза бирүе.
Лось: Агрызский район – 7 особей (5 взрослых, 2 до года)
Азнакаевский район – 5 особей (4 взрослых, 1 до года)
Аксубаевский район – 1 особь (до года)
Алексеевский район – 1 особь (до года)
Алькеевский район – 5 особей (4 взрослых, 1 до года)
Альметьевский район – 5 особей (4 взрослых, 1 до года)
Бавлинский район – 7 особей (5 взрослых, 2 до года)
Лениногорский район – 4 особи (3 взрослых, 1 до года)
Мамадышский район – 5 особей (4 взрослых, 1 до года)
Менделеевский район – 1 особь (до года)
Нижнекамский район – 2 особи (1 взрослая, 1 до года)
Нурлатский район – 7 особей (5 взрослых, 2 до года)
Рыбно-Слободский район – 4 особи (3 взрослых, 1 до года)
Ютазинский район – 2 особи (1 взрослая, 1 до года)
Косуля: Азнакаевский район – 2 особи (1 взрослая, 1 до года)
Аксубаевский район – 1 особь (до года)
Алексеевский район – 2 особи (1 взрослая, 1 до года)
Алькеевский район – 5 особей (3 взрослых, 2 до года)
Альметьевский район – 3 особи (2 взрослые, 1 до года)
Бавлинский район – 5 особей (3 взрослых, 2 до года)
Бугульминский район – 5 особей (3 взрослых, 2 до года)
Ленигорский район – 4 особи (2 взрослых, 2 до года)
Новошешминский район – 2 особи (1 взрослая, 1 до года)
Нурлатский район – 4 особи (2 взрослых, 2 до года)
Спасский район – 2 особи (1 взрослая, 1 до года)
Ютазинский район – 3 особи (2 взрослых, 1 до года)
Со всеми документами по жеребьевке 2021, в том числе с формой заявления и примером заполнения заявления можно ознакомиться во вкладке «Документы» > «Жеребьевка 2021» либо перейти по ссылке https://ojm.tatarstan.ru/zherebyovka-2020.htm
Җирәбә салу түбәндәге аучылык байлыкларына карата үткәреләчәк:
Кабан дуңгызы:
Әгерҗе районы – 3 баш (1 олы, 2- бер яшькә кадәрге)
Аксубай районы-1 баш (1елга кадәр))
Алексеевск районы – 3 баш (1 олы, 2 -бер яшькә кадәрге)
Әлки районы – 5 баш (2 олы , 3 - бер яшькә кадәрге)
Әлмәт районы-1 баш (бер яшькә кадәрге)
Алабуга районы-1баш (бер яшькә кадәрге)
Лениногорск районы – 4 баш (2 олы, 2 - бер яшькә кадәрге )
Мамадыш районы – 4 баш (2 олы, 2 - бер яшькә кадәрге )
Менделеевск районы – 2 баш (1 олы, 1-бер яшькә кадәрге )
Нурлат районы – 5 баш (2 олы, 3- бер яшькә кадәрге)
Балык Бистәсе районы – 4 баш (2 олы, 2- бер яшькә кадәрге)
Чистай районы – 2 баш (1 олы, 1 - бер яшькә кадәрге)
Поши:
Әгерҗе районы – 7 баш (5 олы, 2 -бер яшькә кадәрге)
Азнакай районы – 5 баш (4 олы, 1-яшькә кадәр)
Аксубай районы-1 баш (бер яшькә кадәрге)
Алексеевск районы-1 баш (бер яшькә кадәрге)
Әлки районы – 5 баш (4 олы, 1 -яшькә кадәр)
Әлмәт районы – 5 баш (4 олы , 1- яшькә кадәр)
Баулы районында-7 баш (5 олы, 2- яшькә кадәр)
Лениногорск районы – 4 баш (3 олы, 1- яшькә кадәр)
Мамадыш районы – 5 баш (4 олы, 1- яшькә кадәр))
Менделеевск районы – 1 баш (бер яшькә кадәрге)
Түбән Кама районы – 2 баш (1 олы, 1- бер яшькә кадәрге)
Нурлат районы – 7 баш (5 олы, 2- бер яшькә кадәрге)
Балык Бистәсе районы – 4 баш (3 олы, 1 -яшькә кадәр)
Ютазы районы – 2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)
Кыр кәҗәсе:
Азнакай районы – 2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)
Аксубай районы-1 баш (яшькә кадәр)
Алексеевск районы – 2 баш (1 олы, 1-яшькә кадәр)
Әлки районы – 5 баш (3 олы, 2- яшькә кадәр)
Әлмәт районы – 3 баш (2 олы, 1- яшькә кадәр)
Баулы районында-5 баш (3 олы, 2 -яшькә кадәр)
Бөгелмә районы – 5 баш (3 олы , 2 -яшькә кадәр)
Лениногорск районы – 4 баш (2 олы , 2- яшькә кадәр)
Яңа Чишмә районы-2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)
Нурлат районы – 4 баш (2 олы, 2- яшькә кадәр)
Спас районы-2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)
Ютазы районы – 3 баш (2 олы, 1- яшькә кадәр)
“Җирәбә салу 2021” барлык документлары белән, шул исәптән гариза формасы һәм гариза тутыру үрнәге белән ,«Документлар» - «Җирәбә салу 2021» өстәмә битендә яки https://ojm.tatarstan.ru/zherebyovka-2020.htm сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин .
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
сәгать 11дән 21 сәгатькә кадәр. 25 июнь 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 25 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.