ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 «Кичке Таң» табигый тыюлык хезмәткәрләре Әгерҗе районының Бима урта гомуми белем бирү мәктәбендә, балаларның табигать дөньясына карата мөнәсәбәтенә, һәр кешенең тормышында аның кыйммәтен аңлауга, безнең кече дусларыбызны саклауга һәм яклауга үзенең катнашуын аңлауга багышланган экологик дәрес үткәрделәр. Аннары, дәрестән соң, тыюлык башлыгы Руслан Маннапов «Парклар маршы-2018» халыкара табигать саклау акциясенең республика туры призерларына ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының дипломнарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

 Ә «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре тарафыннан «Чыршыны саклыйк»дигән темага балалар рәсемнәре һәм плакатлары конкурсы үткәрелде. Конкурста 2 нче номерлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе актив катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең рәсемнәрендә һәм плакатларында «урман гүзәлен» ничек сакларга кирәклеген күрсәттеләр. Конкурста 200гә якын укучы катнашты. 24 катнашучы җиңүче булды, алар һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Дәүләт комитеты грамоталары, шулай ук тыюлык администрациясеннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.​


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Кыш саен бу вакытта сулыкларда  балыкның һава җитмәүдән тончыгуы башлана. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулый торган боз панцире, шулай ук яктылыкны үткәрмичә хәлне тагын да начарлата торган  кар катламы астында кислород җитмәүдән күпләп үлә. Һава җитмәү нәтиҗәсендә сулыкның барлык балык ресурслары тулысынча юкка чыгарга мөмкин, бигрәк тә шуннан күлләр зыян күрә.

Әлеге авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, бозда кечкенә тишекләр ясыйлар һәм алар катмасын өчен дә, аэрацияне тәэмин итү өчен дә, тишекләргә камыш тыгып калдыралар.

2019 елда чаралар тагын да җәенкерәк булып уза. Үсеп килүче буын да катнашкан, уылдык чәчү чорында балык уылдыгын коткару максатларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыру буенча, язгы «Балык-булсын» акциясе дәвамына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, балык хуҗалыгы әһәмиятенә ия булган Татарстан Республикасының су объектларында (Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләренең култыгы һәм кушылдыклары, кече елгалар, буалар, күлләр һ.б.) җәмәгатьчелек катнашында, бозда тишекләр ясау буенча кышкы чаралар үткәрелә. Һәвәскәр балыкчылар да, шулай ук барыннан да күбрәк республиканың балык запасларында кызыксынучан сәнәгый балыкчылар үзләре дә актив кушылдылар.

Бүгенге көндә 10 муниципаль районның 15 сулыгында 400дән артык кечкенә тишек тишелде. Кама Тамагы районы  старт бирде, анда әле декабрьдә үк, каты боз каплаганнан соң ,шәһәр җирлеге көче белән генә, Кама Тамагы татар мәктәбенең 7 укытучы һәм 28 укучысы, 40 тан артык скважина тиштеләр. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин, мәктәп директоры Радик Зиннәтуллин шәхси үрнәк күрсәттеләр.

Шулай ук балыкларны коткару буенча төп урыннар булып, региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый дәүләт тыюлыклары территорияләре дә тора, аларның хезмәткәрләре көче белән ай саен тишекләр тишү буенча көндәлек эш алып барыла! Әлеге чараларга шулай ук «снопик»ясауда бик теләп ярдәм итә торган, үсеп килүче буын да кушыла.

Мәсәлән, бу атнада,"Ык елгасы" табигать һәйкәле янында, «Чатыр Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре, Тымытык авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, 50дән артык кечкенә тишек тишеп, аларга  салам тыгып калдырдылар. Ә  «А. И. Щеповских исемендәге «Дала» тыюлыгы белгечләре, Лениногорск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән бергә,Лениногорск районының Медведка авылы янында Дала Зәе елгасында кечкенә тишекләр тиштеләр.  

Агымдагы елда республиканың 25 муниципаль районында барлыгы 60 ка якын сулыкны биләп алырга планлаштырыла. Чаралар боз катуның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Балтач урта мәктәбе нигезендә һәм «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләренең актив катнашында, укучылар өчен «Туган як экологиясе: проблемалар һәм аларны чишү юллары»дигән район күләмендәге фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә укучылар 4 секция буенча тикшеренү эшләренең презентацияләре белән чыгыш ясадылар:

- «Туган як биоресурсларын һәм биологик төрлелекне саклау»;

- «Экология һәм сәламәтлек»;

- «Экотуризм»;

- «ТР Балтач муниципаль районының экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары».

Конференциядә Балтач районының 21 мәктәбеннән 43 укучы катнашты.​


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Норлат авылындагы күп балалы Миңнулиннар-Латыповлар гаиләсен яңа ел белән котлап бүләкләр тапшырдылар.

Миңнулина Рәисә Рәшит кызы Норлат балалар йортында педагог-оештыручы, Латыйпов Наил Рәшит улы ҖЧҖ «Пестречинка»да йөк төяүче булып эшли. Гаиләдә 15 бала, шуларның 13е тәрбиягә алынган һәм инвалид бала да бар.

Мондый ата-аналар һәм гаиләләр аерым хөрмәткә лаек. Аларга һәрвакыт яшь һәм бәхетле булып калуларын телибез. Ә балалары аларны гел куандырып кына торсын. ​


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Нигматҗанов Җәүдәт Дәүли улының вафат булуы сәбәпле, аның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Җәүдәт Дәүли улы Арча районының аучылык белгече булды һәм 12 елдан артык гомерен ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсендә эшләүгә багышлады.

2019 елның 12 гыйнварында, “Балык -булсын!”республика күләмендәге акция кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе, Әгерҗе районының ЭкОС (экология, саклау, коткару) түгәрәгенә йөрүче Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, “Иж елгасы” табигать һәйкәле янында балык үлүгә юл куймау буенча чаралар үткәрделәр

Һава торышы акциядә катнашучылар өчен бик яхшы булды, бу көнне температура -6, -7 градус салкын һәм көне җилсез иде. Балаларның бер өлеше волонтерлар һәм тыюлык хезмәткәре белән кар чанасына утырып, коры камыш артыннан киттеләр. Калган балалар, тыюлык башлыгы белән бергә, элек билгеләнгән маршрут буенча лункалар тишәргә киттеләр. Укучылар бозда йөздән артык лунка тишеп, бурычларын уңышлы үтәделәр. Соңыннан катнашучылар җыелган камыш бәйләмнәрен лункаларга тыгып, аларны тиз катмасын өчен кар белән капладылар.

Балтач районы буенча ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән, кошларның мөһимлеге турында һәм аларның кыш көне тормыш кыенлыклары турында сөйләү өчен, Балтач районының Салавыч балалар бакчасында һәм Балтач урта мәктәбендә кошлар турында әңгәмәләр үткәрелде.

Чарада 100дән артык бала катнашты. Аларга җимлекләрне элү бик ошады һәм алар даими рәвештә җимлеккә азыкны салып торырга вәгъдә бирделәр.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар,10 гыйнвар көнне  соры куянга ау чоры тәмамланганын исегезгә төшерәбез.

Шулай ук, төлкегә ау чоры 28 февральдә тәмамлануы турында да өстәмә исегезгә төшерәбез.

 Ел саен, 1997 елдан башлап, Россиядә 11 гыйнварда Тыюлыклар  һәм милли парклар көне билгеләнеп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган, бу көнне 1916 елда, баргузин кешен саклау максаты белән, Россиядә беренче – Баргузин исемле дәүләт тыюлыгы оештырылды.

Татарстанда бу көннәрдә тыюлыклар көненә багышланган экологик дәресләр уза. Мәсәлән, «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Кышкы урман» дигән танып-белү уены-викторина үткәрделәр, анда балалар урман хайваннары һәм кышлаучы кошлар турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. 67 укучы “Чатыр Тау тавы табигате” исемле иҗади рәсем конкурсында катнашты, аларның иң яхшы эшләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары белән билгеләп үтелде. Мәктәп укучылары һәм укытучылары табигатьне саклау чараларында даими рәвештә катнашалар- агачлар утырталар, урман һәм су саклау зоналарын чүп-чардан чистарталар, кошлар турында аеруча кайгырталар, кышын кошларны ашаталар, алар өчен җимлекләр һәм сыерчык оялары эләләр.  ​

Кыш- кошлар өчен авыр вакыт. Бу вакытта без аларга күбрәк игътибар бирергә тиеш. Шуңа күрә Балтач районы буенча Дәүләт комитеты белгечләре мәктәпләрдә «Безнең якларда кышлаучы кошлар» темасына берничә экодәрес багышладылар. Балаларга туган як табигате, шулай ук безнең урманнарда, кырларда һәм кеше ярдәменә өметләнеп, торак пунктларда кышлаучы кошлар турында презентацияләр күрсәтелде.

Балтачның 1нче балалар бакчасында «Кызыл китап белән танышу» дигән темага экодәрес үткәрелде, анда шулай ук кошларга аерым игътибар бирелде. Дәүләт комитеты белгечләре балаларга Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында сөйләделәр, чара ахырында балалар бакчасына Татарстанның сирәк кошлары турында матур плакатлар бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International