Балтач урта мәктәбе нигезендә һәм «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләренең актив катнашында, укучылар өчен «Туган як экологиясе: проблемалар һәм аларны чишү юллары»дигән район күләмендәге фәнни-гамәли конференция узды.
Конференциядә укучылар 4 секция буенча тикшеренү эшләренең презентацияләре белән чыгыш ясадылар:
- «Туган як биоресурсларын һәм биологик төрлелекне саклау»;
- «Экология һәм сәламәтлек»;
- «Экотуризм»;
- «ТР Балтач муниципаль районының экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары».
Конференциядә Балтач районының 21 мәктәбеннән 43 укучы катнашты.