ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары, Спас районы буенча штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар белән берлектә, Татарстан Республикасының Спасс районнындагы Ржавец авылы янында, Идел елгасының яр буен чистарту буенча чара үткәрделәр.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу буенча комиссия утырышы уздырылды.

Утырышта, Дәүләт комитетында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүче затның чыгымнарын тикшерүне гамәлгә ашыру барышында алынган нәтиҗәләр каралды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, Сезгә рөхсәтнамәнең 3 нче таблицасын тутырырга һәм рөхсәтнамә алу урыны буенча, күрсәтелгән соңгы ау көненнән соң 20 көн эчендә, тапшырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.

Әлеге таблицаны билгеләнгән вакытка тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Чәршәмбе көнне, 26 сентябрьдә, Зөя утрау-шәһәрлеге буенда, чөгә балыгының маймычларын чыгару буенча "Минем алтын балыгым" исемле экологик- мәгариф чара узды.

 Безнең яшь буынны су биологик ресурсларын саклауга җәлеп итү максаты белән үткәрелгән әлеге чарада, Нурлат балалар йортыннан һәм Яшел Үзән шәһәренең Пушкин исемендәге тугызынчы лицейдан 60 бала катнашты.

 Һәр бала чөгә балыгының маймычлары белән чиләкләр алды, һәм теләген теләп,  аларны Зөя култыгына чыгарды. Аннан соң балалар өчен,  Зөя утрау-шәһәре музейлары һәм истәлекле урыннары буенча экскурсия һәм җирле кафеда кичке аш оештырылды.

Чара Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, “Биосфера –Фиш”балыкчылык комплексы -  алар әлеге комплекста беренче тапкыр үстерелгән чөгә маймычларын бирделәр, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе һәм Зөя утрау-шәһәре администрациясе ярдәмендә оештырылды.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген сәгать 15.00, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, яшь буынны Татарстанның табигый байлыкларын саклауга җәлеп итү максаты белән, региональ әһәмияттәге комплекслы профильле "Зөя" дәүләт табигый тыюлык территориясендә, беренче тапкыр чөгә балыгымаймычын табигый яшәү мохитенә– Куйбышев сусаклагычы акваториясенә чыгару буенча экологик – мәгариф чарасы үткәрә.

Бу чарага ятим балалар һәм ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен "Нурлат балалар йорты» дәүләт белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының А. С. Пушкин исемендәге 9 нчы Лицей" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 4-5 нче сыйныф укучылары кушылачак.

Чөгә балыгының маймычын «Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексы бирә, ул инде быел ук маймыч үстерү буенча үз процессын башлап җибәрде. Хәзерге вакытта анда 54 мең чөгә балыгының маймычы үсеп килә.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Татарстанда су биоресурсларын саклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Татарстанда 1750 гектар мәйданлы «Чөгә балыгының уылдык чәчү урыннары» региональ  әһәмиятендәге дәүләт табигый зоологик тыюлык булдырылды инде. Җир бүлемтекләре республиканың тугыз муниципаль районында урнашты.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты штрафларны вакытында түләргә кирәклеге турында исегезгә төшерә.

 РФ Административ хокук  бозулар кодексының 32 маддәсе белән тәңгәл килеп, административ штраф, административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән  соң, 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

 Түләмәү тагын бер административ хокук бозуга китерә. Мәсәлән, гражданин Р-га билгеләнгән вакытка 2000 сум күләмендә штраф түләмәгән өчен, 4000 сум күләмендә тагын бер штраф билгеләнгән.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, административ җәза 15 тәүлеккә административ ирекне чикләү рәвешендә дә була ала.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түбән Кабан күлендә, Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән аккошлар гаиләсе, июль азагында чыккан 5 аккош белән, һаман да яши, дип хәбәр итәргә телибез.

Сездән гидроцикллар, көймәләр, катамараннар һ.б. кулланганда кошларны борчымаска, аларга артык якын йөзеп килмәскә сорыйбыз. Болар барысы да аларның гаиләсе таркалуга китерә, кайбер кошлар озак вакыт  башкаларга кушыла алмый,  нәтиҗәдә, кошларның стресс дәрәҗәсе арта, ашамый һәм ябыга башлыйлар. Кадерен белегез һәм саклагыз.


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте (БТСҖ) экспертлары төркеменең уртак утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасында аеруча саклана торган табигый территорияләр системасының бүгенге торышы, әлеге табигатьне саклау өлкәсенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, БТСҖ белән Дәүләт комитетының киләчәк хезмәттәшлек планнары төзелде һәм килештерелде.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре «Урман атналыгы» республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Сотрудники заказника совместно с учащимися средних общеобразовательных школ №1, №9 г. Азнакаево, эко-активистами   очистили от сухостоя, твердых бытовых отходов более 5 га леса. Юные защитники природы с энтузиазмом собирали мусор в мешки, который вывозился в полигон ТБО.

Азнакай муниципаль районының аеруча саклана торган табигый территориясен - «Чатыр-Тау " комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгының урман массивын чистарту буенча санитар чаралар үткәрелде. Тыюлык хезмәткәрләре, Азнакай шәһәренең 1, 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, эко-активистлар белән берлектә, 5 гектардан артык урманны коры-сарыдан, каты көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Яшь табигать сакчылары энтузиазм белән каты көнкүреш калдыкларны  зур капчыкларга җыйдылар. Аннары  алар чүп полигонына чыгарылды.

Әлеге табигать саклау чаралары экологик балансны саклау өчен, шулай ук тыюлык территориясендә биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен юнәлтелгән.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион узды. Аукцион 2 лот буенча үтте:

1 лот - Мамадыш районында һәркемгә ачык аучылык җир-суларына килешү төзү хокукы, 2 лот – Зәй районында һәркемгә ачык аучылык җир-суларына килешү төзү хокукы.

 Аукцион нәтиҗәләре буенча 1 лотта ҖЧҖ “Нурма” һәм 2 лотта ҖЧҖ “СК СДС” " җиңүче дип танылды. Җиңүчеләр белән 49 елга хайваннар дөньясыннан файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүләре төзеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International