Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясадылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 4 октябрьгә булган оператив күрсәткечләре буенча, ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уздылар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: вакцинация кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка ясау пункты эшли.

Түбәндәгеләрне белү мөһим:

-Вакцинация түләүсез һәм ирекле нигездә үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ясатырга рөхсәт ителгән;

-Вакцинациянең 1 көнен исәпкә алмаганда, беренче һәм икенче прививка арасында 21 көн үтә;

-Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә;

-Вакцина коронавирус тышчасы- S-протеины булган, кеше аденовирусының рекомбинант кисәкләреннән гыйбарәт, аңа карата антитәнчекләр эшләнә. Вакцинада COVID-19 белән авырттыра торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырмыйлар;

-Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган федераль регистрга кертелә һәм әлеге мәгълүматлар нигезендә дәүләт хезмәтләре порталында вакциналаштырылган гражданинның шәхси кабинетында QR кодлы вакцинацияләүнең электрон паспорты формалаша.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1.РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2.Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3.Бердәм 122 номеры;

4.КФҮкә мөрәҗәгать итеп;

5.Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International