Чистай районы укучылары кыргый хайваннар өчен «урман ашханәләре» урнаштырды

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру буенча акция үткәрү турында искә төшерә. Чара фауна вәкилләре өчен уңайлы шартлар тудыру,аларны саклау, яңадан торгызу максатыннан үткәрелә.

Шулай итеп, шушы көннәрдә акциядә Чистай районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм «Чиста болыннар»тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты. Балалар өлкәннәр белән бергә җимлекләр урнаштырдылар һәм аларны солы һәм кукуруз белән тутырдылар.

«Өлкәннәргә җитди мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүебез бик шәп. Табигатьнең бер өлеше буларак, кешеләр кыргый хайваннарга көз һәм кыш көне ризык табырга ярдәм итәргә тиеш. Мин табигатьне яратам һәм бу акциядә катнашуыма бик шат!»- дип билгеләп үтте 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Мәликә Шагаева.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International