Лаеш районында кыргый хайваннар өчен җимлекләр кую башланды

2021 елның 22 октябре, җомга

Лаеш районы урманнарында һәм аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен җимлекләр куя башладылар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшләренә кереште.

Көек авыл җирлеге урманнарында куяннар, кабаннар һәм пошилар өчен җимлекләр Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары белән берлектә урнаштырылды.

Җимлекләрне, кошлар җыелу урыннарын һәм тозлыкларны ничек дөрес итеп урнаштыру турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов сөйләде.

«Тоз, салам, ашлык һәм башка азыклар хайваннарны салкын сезонда ашатырга мөмкинлек бирәчәк, төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттырачак һәм контрольсез миграцияне булдырмаячак, хайваннар саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерә алачак», - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International