А. И. Щеповский исемендәге региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Дала» дәүләт табигать тыюлыгына-21 ел

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Быел А.И. Щеповский исемендәге комплекслы профильле «Дала» дәүләти табигать тыюлыгы 21нче туган көнен билгеләп үтә. Бу уникаль аеруча саклана торган табигать территориясе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 40тан артык төр үсемлекләр һәм хайваннар булган флора һәм фауна элементларын саклап калырга, төбәктә экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Заказник төзү турында карар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы белән 2000 елның 26 октябрендә кабул ителде.

14 елдан соң аңа республиканың әйләнә-тирәлекне саклау белән дәүләт идарәсе системасына нигез салучыларның берсе Анатолий Иванович Щеповский исеме бирелде.

Тыюлык территориясенең гомуми мәйданы 5827,26 гектар булган 31 дала һәм урман-дала кишәрлегеннән тора.

Пейзажларның матурлыгы, уникаль флора һәм фаунаның күптөрлелеге теләсә кайсы кешене шаккатыра. Биредә текә калкулыкларда сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләрнең югары концентрациясе булган чирәм даласы участоклары сакланып калган. Аларда  каурыйлы кылган, сызыклы суган, озын яфраклы тургай тарысы, саргылт ялмача, кара җимешле кызылча, Гмелин тәңкәяфрагы, матур кылган һ. б. сакланып калган.

Урманнар имән, өрәңге, юкә һәм каен агачлары, карама һәм усак катнашмасы белән бирелгән. Шулай ук  куаклыклар һәм игеннәр өстенлек иткән далаланган наратлыклар рәвешендә иске наратлыклар да очрый.

Хайваннар дөньясы Урта Идел буеның бөтен дала һәм урман-далалы фаунасын үз эченә ала. Биредә 70кә якын кош төрен, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән кошларны очратырга мөмкин. Алар арасында үләт бөркете, кыр карчыгасы, дала карчыгасы, колаклы ябалак, төкле аяклы ябалак һәм  яшел тургай бар. Ачык киңлекләрнең нигезен кыр тургае, аз санлы: сары сиртмәкойрык, бытбылдык, кыр карчыгасы, юл тургае.

Имезүчеләр арасында  соры куян, төлке, янутсыман эт һәм дала көзәне яши. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төрләрдән дала тычканы һәм Эверсманн әрләнен билгеләп үтәргә мөмкин. Европа байбагының саны аеруча зур кызыксыну уята. Тыюлык территориясендә яшәүче сөркә колониясе – республикада иң зур һәм 2000 сөркәдән гыйбәрәт.

Бөҗәкләр дөньясы да бай. Татарстан Республикасының Кызыл китабының сирәк төрләре арасында- ивовая большая переливница, адмирал, аю-хуҗабикә, элпә канатлылар – пластинка тешле төклетура һәм йонеллюс төклетурасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International