Татарстан тыюлыклары буенча экосәяхәт: «Балтач»дәүләт табигать тыюлыгы

2021 елның 5 ноябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан тыюлыклары буенча экосәяхәт  рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Бүген дә - «Балтач»дәүләт табигать тыюлыгы турында сөйләячәкбез.

3452,4 га мәйданлы тыюлык Нократ елгасының уң як өлеше чикләрендә урнашкан.

Биредә Татарстанның 188 метрлы иң төньяк пункты урнашкан.

Казансу һәм Шушма елгалары арасындагы югары су бүлегендәге ылыслы агачлар су саклау әһәмиятенә ия. Кайбер урман массивларының флора төрлелеге, төбәкнең ылыслы-киң яфраклы урманнарының үзенчәлеген тулысынча чагылдыра.

Территориянең флористик тасвирламасы беренче тапкыр 1885 елда Казан Император университеты профессоры Порфирий Крылов тарафыннан башкарыла. Узган гасырда имән утыртмалары составында биредә үсемлекләрнең күп кенә төрләре ачыкланды- чуклы шалфей, бүлбеле кияү камчысы, язгы адонис, мәче борчаклары һ.б.

ТР Кызыл китабына кертелгән 30 төрдән артык үсемлек һәм хайван үсеше һәм яшәеше ачыкланды.

Тыюлыкның беренче участогында 44 төр кош яши, шул исәптән ТР Кызыл китабына кертелгән төрләр. Алар арасында сапсан, эрбет чыпчыгы, бөркет, кабер каракошы, кыйгыр, зур чуаркош, зур шөлди, ак маңгайлы һәм соры казлар, байгыш, Урал соры ябалагы, чыпчыксыман һәм йөнтәс аяклы чырайсыз ябалаклар, карчыгасыман һәм ак ябалаклар. Икенче участогында-66 төр кош.

Моннан тыш, территориядә 8 төр җир-су хайваннары һәм 5 төр сөйрәлүче яши. Еш кына соры һәм яшел гөберле бака, күл, бөя, үлән и очлы башлы бака, кызыл корсаклы су «үгезе»  һәм гади тритон, гади кара елан, бакыр елан, гади тузбаш, җитез кәлтә һәм тереләй тудыручы кәлтә очрый.

Тыюлык территориясе генофондны һәм дала җирләренең биотөрлелеген саклауда, шулай ук фәнни-танып-белү һәм экологик белем бирү эшчәнлегендә гаять зур кыйммәткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International