Песнәк көне Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырылды. Ул ел саен 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне торак пунктларда яшәүчеләр «кышкы кунаклар»ны – безнең якларда кышларга калган кошларны каршы алырга әзерләнә. Алар арасында песнәкләр, купшы чыпчыклар, карабүрекләр, күкшәләр, чечеткалар һәм урман чыпчыклары бар. Алар өчен азык әзерлиләр һәм җимлекләр эләләр.
Песнәк көненең төп максаты-кешеләргә елның салкын вакытында кошларны тукландыруның мөһимлеге һәм кирәклеге турында искәртү.
Шуның белән бәйле рәвештә, 12 ноябрьдән башлап, «Кышын кошларны ашатыгыз!» дигән Бөтенроссия экологик акциясе уздырыла.
Әлеге чара кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың үсеп килүче буыны арасында экологик чаралар оештыра.