Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантта катнашты

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, саклау һәм федераль дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлекләре хезмәткәрләре, шулай ук региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләренең башлыклары һәм хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантта катнашты.

Акциядә барлыгы 85 кеше катнашты. Белгечләр үзләренең белемнәрен 45 минут дәвамында 25 сорауга җавап биреп тикшерделәр. Экологик диктант нәтиҗәләре буенча акциядә катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр мактау грамоталары һәм призлар алачак.

Исегезгә төшерәбез, 14 ноябрьдә республикада Бөтенроссия экологик диктант старт алды. Быел чара https://экодиктант.рус/ порталында офлайн һәм онлайн форматта уза. Теләге булган һәркем 21 ноябрьгә кадәр әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International