ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик хәл киеренке кала.
Әйтик, шушы көннәрдә Чуашстан һәм Мордовиядән китерелгән казылык әйберләренең пробаларында дуңгызларда африка чумасы вирусының ДНКсы булуын ачыклаганнар.
Шуның белән бәйле рәвештә, республика территориясенә вирус үтеп кермәсен өчен
түбәндәге чаралар күрүне сорыйбыз:
1) җирдә азык калдыкларын калдырмаска
2) дуңгыз ите һәм кабан ите булган азык-төлек продуктларын коры пайдан төшереп калдырырга;
3) аучылык җир-суларында табылган аучылык ресурсларын бүлгәннән соң биологик калдыкларны калдырмаска;
4)табылган кабаннардан ДАЧ вирусына тикшерү өчен ветеринария лабораториясенә пробалар бирергә.