Тыюлыклы Татарстан буйлап экосәяхәт: «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгы

2021 елның 26 ноябре, җомга

Тыюлык территориясе урта биеклектәге калкулы район. Аның мәйданы 6054,4 гектар тәшкил итә.

Тыюлыкта барысы да кеше кулы белән эшләнгән: буаларның (Солонка елгасы) каскадларыннан алып каен, чыршы, нарат, карагач, имән, юкә үсә торган кыр саклагыч урман полосаларына кадәр. Бу кеше белән утыртылган урман массивлары күп кенә хайваннарга ошады.

Тыюлыкта җир-су хайваннарының 5 төре (ашарга ярраклы бака, күл, үлән һәм очлы башлы бака, яшел гөберле бака), 2 төр сөйрәлүче(җитез кәлтә, гади тузбаш), 68 төр кош яши, тагын 32се – узып баручылар. ТР Кызыл китабына торымтай, саргылт корташар, зур шөлди, чал тукран, болын чалкошы, кыр чалкошы кертелгән.

 Җирле урманнарда тыюлыкны оештыру белән кабанныр, төлкеләр, бүреләр, куяннар барлыкка килде. Ә 2006 елда Мари урманнарыннан хәтта аю да керде.

Вак имезүчеләр фаунасы сигез төрдән тора. Иң күп санлы булып җирән һәм гади кыр тычканы, урман тычканы, аерым елларда- сары бугазлы тычкан.

Тыюлыкта шулай ук яңгыр суалчаннары, кырыгаяклар һәм бөҗәкләр яши. Бөҗәкләр имаго (стафилинидлар) һәм кортлар (шыртлавыклар, коңгызлар) стадиясендәге катыканатлылар белән бирелгән.

Тыюлыкның  күбәләкләр фаунасы көньяк тайга һәм төньяк катнаш урманнарның лепидоптерының типик вәкилләреннән гыйбәрәт. Алар ак күбәләкләрнең саны буенча, нимфалидларның һәм очып кергән махаоннар һәм күк күбәләкләрнең төрлелеге буенча характерлана. ТР Кызыл китабына кертелгән төрләрдән, гадәттә, кайгылы күбәләк, адмирал, сирәк очрый торган төсен үзгәртүче тал күбәләге, каен ефәк күбәләге һәм махаон.

Тыюлык территориясе Урта Идел буенда туфракны эрозиядән саклау һәм территорияне эрозиягә каршы оештыру, экологик балансланган Ландшафт игенчелек системаларына күчкәндә авыл хуҗалыгы җирләренең продуктивлылыгын арттыру буенча, туфракның уңдырышлылыгын, шулай ук биологик төрлелекне саклауны һәм үстерүне тәэмин итә торган уникаль үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International