Хуҗалык эчендәге аучылыкны оештыру

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Казан районара Табигать саклау прокуратурасы белән табигать саклау кануннарның төзелешен тикшерү барышында Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясының кануннар төзелешендә бозулар ачыкланды. Тикшерү күрсәтте, аучылык белән кулланучылар, озак вакытка алынган лицензия кагыйдәләрен бозып, хайваннар дөньясы объектлары белән хуҗалык эчендәге аучылыкны оештырмыйча кулландылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, гаепле затлар административ җаваплылыкка тарттырылдылар. Хәзерге вакытка прокуратура район һәм шәһәр хөкемнәренә “Хуҗалык эчендәге аучылыкны оештыруны үткәрү вазыйфасын бирү турында” 16 дәгъва бирделәр. 6 дәгъва буенча утырышлар үткәрелде, аларның нәтиҗәсендә, аучылык хуҗалыкларын, карарның кануни көчкә кергән көненнән, 6 ай эчендә хуҗалык эчендәге аучылыкны оештыруны үткәрү йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International