9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы карары нигезендә, 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максаты-барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү.

«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 79 федераль законның 16 статьясында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында»Татарстан Республикасы  законының 16 статьясында дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә җайга салу беркетелде.

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышында, дәүләт хезмәткәрләренең мәнфәгатьләр каршылыгын барлыкка китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксыну барлыкка килү турында белдермәләр каралды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләреннән кергән белдермәләрне карау нәтиҗәләре буенча, комиссия тарафыннан мәнфәгатьләр конфликты билгеләре ачыкланды һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча чаралар күрү турында тәкъдимнәр бирелде. 

Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында «Россия дәүләт гадел хөкем университеты»ның суд системасы өчен белгечләр әзерләү факультеты деканы урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты Светлана Башкирцева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International