Татарстанның саклана торган табигый территорияләрендә яңа аншлаглар урнаштыралар

2021 елның 10 декабре, җомга

Региональ әһәмияттәге «Рус-Алман Швейцариясе» табигать һәйкәленең сак зонасы һәм региональ әһәмияттәге «Зәңгәр күлләр» дәүләти табигать тыюлыгы территорияләрендә яңа аншлаглар урнаштырылган.

Мәгълүмати билгеләрдә аеруча саклаулы табигать территориясенең чикләре, аның исеме һәм гомуми мәгълүматлар: барлыкка килү елы, максатлары, чикләре һәм саклау режимы язылган. Алар шулай ук тыюлык территорияләрендә тыелган эшчәнлек төрләре турында кисәтә. Ерактан  яхшы укыла һәм әйләнә-тирә ландшафт белән яраша.

"Аеруча саклана торган табигать территорияләрнең чикләрен билгеләү табигый комплексларны танырга һәм аларга саклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу табигать саклау законнарын бозу санын киметәчәк, бәхәсле һәм конфликтлы хәлләрне булдырмаска булышачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.

Республика әһәмиятендәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрендә аншлаглар кую, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы торышына тискәре йогынтыны булдырмау өчен үткәрелә һәм 2022 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International