Балаларга табигать турында: Буа районының балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик бәйрәм оештырды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Буа районының «АБВГДЕЙка» балалар бакчасында узды. Балалар экологик бәйрәм оештырды. Алар урман һәм су турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында сценка-миниатюра күрсәтте.

Чара ахырында балалар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International