«Ивановский нарат урманы» дәүләт табигый тыюлыгы күп санлы култыклар һәм ермаклар белән киселгән төп,ярдан аерылган утрауда урнашкан. Аның мәйданы 587 гектар тәшкил итә.
Территориянең 60% тирәсе нарат урманнары белән мәшгуль. Кайбер участоклары вак яфраклы, нигездә, каен һәм юкә токымнары белән барлыкка килгән.
Тыюлыкта 70 төргә якын кош яши. Шуларның 16сы Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Алар арасында зур күлбога, ысылдык аккош, зур каракош, елга каракошы, су тавыгы, саескан-шөлди, нәни акчарлак, саз ябалагы, төн күгәрчене, күк карга, яр чыпчыгы и соры сорокопут бар.
Моннан тыш, тыюлык территориясендә 26 төр имезүчене очратырга мөмкин. Аларның дүртесе "Кызыл китаплылар" гади шолган, буа төн ярканаты һәм су төн ярканаты.
Объект фәнни һәм мәдәни-белем бирү әһәмиятенә ия.