Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.
Утырыш барышында су биологик ресурсларын саклау, күзәтчелек эшчәнлеге һәм ау мәсьәләләре каралды.
Су биологик ресурсларын саклау һәм браконьерлыкка каршы көрәш буенча эшнең алдан ясалган нәтиҗәләре турында ТР Дәүләт комитетының су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Герасимова сөйләде.
«2018-2021 елларда «Балык-булсын!» акциясе кысаларында уылдык чәчү чорында 109 км ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды, 17409 чокырчык һәм бәке тишелде, 258 954 данә су биологик ресурслары һава җитмәүлектән коткарылды. Чарада 7108 кеше катнашты», - диде ул.
Аннары утырыш барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мотахаров «Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проектына РФ Дәүләт думасында кертергә планлаштырыла торган үзгәрешләр турында сөйләде.
«Беренче тапкыр аучылык билетын алуга дәгъва кылучы гражданнар, ау кагыйдәләре таләпләренә өйрәнү һәм аучылык минимумы таләпләрен белүгә тикшерүне узарга тиеш булачак. Аучылык минимумы үз эченә ау кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм кыргый хайваннарның биологиясен белүне ала. Моннан тыш, билет алганда аларга медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында белешмә бирергә кирәк булачак. Анда корал йөртүгә медицина күрсәтмәләренең каршы булмавы турында мәгълүмат чагылырга тиеш. Төзәтмәләрнең үз көченә керү датасы: 2022 елның 1 сентябре», - диде ул.
Чара ахырында иҗтимагый советта катнашучыларга «Диңгез бөркетенең койрыгы» дигән китап проекты күрсәтелде.