Аучыларның эш көннәре:2022 елда корал хуҗалары өчен төп үзгәрешләр

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:2022 елдан «Корал турында»гы федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы федераль закон үз көченә керә.

Шулай итеп, шома көпшәле булып, кәүсәнең бөтен дәвамында эчке ягы шома һәм тигез өсле булган корал гына саналачак. Корал-югары куркыныч чыганагы. Корал хуҗасы, үз гаебенә карамастан, аның коралы белән китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Корал сатып алуга лицензия бирү яше 21 яшькә кадәр арттырылган. Кагыйдәләрдән искәрмә булып армиядә хезмәт иткән затлар, сакчылык предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ау белән бәйле профессиональ эшчәнлек белән шөгыльләнүче гражданнар тора.

Авыр җинаять эшләре, корал, наркотиклар, шартлаткыч матдәләр һәм экстремизмны законсыз саклау яки сату белән бәйле җинаятьләр өчен өстеннән алынган яки түләнгән хөкем ителүе булган гражданнар коралга лицензияне ала алмаячак.

Шулай ук корал саклау һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар да арттырылды.

Исегезгә төшерәбез, исәпкә алынырга тиешле коралны югалту яки урлау турында хуҗасы Росгвардиягә тәүлек дәвамында хәбәр итәргә тиеш.

Төзәтмәләрнең үз көченә керү датасы: 2022 елның 29 июне.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International