1 февральдән «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгында балык тотуга тыю гамәлгә керә

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә кәсеп һәм һәвәскәр балыкчылыкка тыю гамәлгә кертелә.

Чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 февралендәге 115 номерлы карары белән, су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларны яңадан торгызу өчен уңай шартлар булдыру максатында кертелде.

Тыюлык территориясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары тарафыннан даими рейдлар оештырылачак. Тыюлыкны саклау режимын үтәмәгән өчен РФ КоАП 8. 39 ст.нигезендә җәза каралган (аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу).

Тыюга эләгә торган территория чикләре белән, Дәүләт комитеты сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International