Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген туктату буенча актив эш алып бара.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Югары Ослан районының полиция хезмәткәрләре белән уздырылган уртак рейд вакытында, Зөя елгасында, тыелган балык тоту җайланмаларын кулланып су биологик ресурсларын тоткан өчен, Яшел Үзән районының Бритвино авылында яшәүче ике кеше тоткарланды.
Браконьерлар 84 данә балык тотканнар. Гражданнарны полиция бүлегенә алып киттеләр. Хәзерге вакытта РФ ҖК 256 ст. (Су биологик ресурсларын законсыз чыгару). нигезендә җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.