Алексеевск районының мәктәп балаларына Интернетта үзеңне дөрес тоту турында сөйләделәр

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Алексеевск районының 2нче урта мәктәбендә "Саннар дәресе" үткәрде. Чара Цифрлаштыру елы кысаларында, шулай ук укучыларның Интернетта потенциаль куркыныч гамәлләргә аңлы караш формалаштыру максатыннан оештырылды.

Ул балаларга Интернетта шәхси мәгълүматны саклау турында сөйләде. Дәрес барышында укучылар интернетта үзләре турында нинди мәгълүмат урнаштырылырга тиеш түгел, шулай ук мошенникларга каршы тору һәм шәхси мәгълүматларны саклау турында видео-лекцияләр карадылар.

Чара ахырында балалар чит кешеләрдән нинди мәгълүмат яшерелергә тиешлеген һәм смартфондагы кушымталарга нинди рөхсәтләр бирергә ярамаганлыгын мөстәкыйль рәвештә билгеләделәр.

 

Белешмә өчен:

“Саннар дәресе” - укучыларга әйдәп баручы технология компанияләреннән белем алырга һәм санлы икътисадның осталыгын һәм компетенциясен үстерергә мөмкинлек бирүче бөтен Россия мәгариф проекты. Проект «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Республикада мондый дәресләр быел ай саен үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International