«Уылдык чәчү- 2013» операциясенең нәтиҗәләре.

2013 елның 17 июне, дүшәмбе
Комплекслы өлгер- профилактик операция «Уылдык чәчү- 2013» Татарстан Республикасында 2013 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр алып барыла. Операцияне үткәрү, биологик су ресурсларын саклауга һәм рациональ куллануга, күль- елга балыкларын тотуга хокук биргән рөхсәтнамәсе булган хокук затларының һәм эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык очракларын тыюга юнәлтелгән. Идарә хезмәткәрләре ГБУ ЦВИТОС белән берлектә «Уылдык чәчү- 2013» чарасы барышында 473 рейд үткәрделәр, шул санда өчесе Татарстан республикасының Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнгән авиация отряды белән берлектә. Нәтиҗәдә 26 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, 763 хокуксыз тоту коралы (ятьмәләр) тартып алынды. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейд нәтиҗәләрендә РФ Җинаять Кодексының 1нче бүлек 256 маддәсе буенча 2 җинаять эше тудырылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International