Татарстан Республикасы Биоресурсар буенча дәүләт комитеты тарафыннан яшь буынның экологик культура дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештыра.
Шуларның берсе Әлмәт Үзәк балалар китапханәсе нигезендә 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Ул "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында оештырылган. Очрашуда А.И.Щеповских исемендәге «Дала» дәүләти табигый комплексы тыюлыгы башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов, галим Әнвәр Шәрипов, шулай ук китапханә хезмәткәрләре һәм укытучылар катнашты.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Әнвәр Шәрипов мөрәҗәгать итте. Ул балаларга белем юлында ышаныч белән барырга, күбрәк белергә һәм зур биеклекләргә ирешергә тырышырга киңәш итте.
"Укырга, укырга һәм укырга. Һәм шул вакытта сез максатыгызга таба юлда күп кенә яңа нәрсәләр күрәчәксез!", - дип билгеләп китте ул.
Чара барышында балалар тыюлык территориисендә яшәүче кошлар турында сөйләделәр һәм районның биологик ресурслары һәм экологик туризмы турында белемнәрен киңәйттеләр.
Чара азагында Фәрит Динмөхәммәтов барысын да табигатьне сакларга, шулай ук укучыларны тыюлыкка килергә һәм экологик сукмаклар буйлап йөрергә чакырды.