Татарстанда урман киек кошларына ау сезоны ачыла

2022 елның 22 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 23 апрельдән урман киек кошларына ау сезоны ачыла. Ул 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

Язгы ау 5 миллиметрдан ким булган ядрә белән корылган шома көпшәле ату коралын кулланып ,гөлдерәү вакытында якын килеп ата суерларга  , гөлдерәү вакытында  яшеренеп ата көртлекләргә, кичке гөлдерәү вакытында  тәләттәвечкә   генә рөхсәт ителгән.  Бу чорда мылтык асты этләрен яраланган каурыйлы кошларны эзләп табу һәм каурыйлы киекләрне алып килеп бирү өчен генә кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International