Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар конкурсына эшләр кабул итә башлау турында

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

 ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 25 апрельдән "Без дөньяны чистартабыз" экология десантлары конкурсына эшләр кабул ителә башлый.

Катнашучыларга махсус сакланучы табигать территорияләрен, парклар һәм аллеялар территорияләрен, су объектларының яр сызыкларын, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру, үсемлекләр һәм агачлар утырту, ясалма оялар ясау һәм урнаштыру, АСТТны төзекләндерү һәм республикабызның табигый территориясен тагын да яхшырту турында язма һәм фото отчетлар тапшырырга кирәк. Конкурста шәхси территорияне төзекләндерү отчетлары (йорт эчендәге территория, дача участогы, мәгариф учреждениеләре һәм башка оешмалар участоклары һ.б.) катнашмый.

Бәяләүнең төп критерийлары - масштаблылык һәм үткәрелгән чараларның нәтиҗәсе.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International