ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре йөнтәс аяклы чырайсыз ябалакның баласын коткарды. Хәбәр Казанның битараф булмаган кешеләреннән кергән. Алар кош баласына бер көтү карга һөҗүм итүе турында хәбәр иткәннәр.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кошны карады. Карау вакытында ул үзен яхшы хис итте, тыныч булды.
Кош табигатькә үзе кайта алмаган. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый, кошны ашатканнар һәм Яшел Үзән районында "Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге" ДБУнең тернәкләндерү үзәгенә күчергәннәр. Анда аны белгечләр караячак.