«Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгында «Табигатькә сак булыгыз: эколог тормышының бер көне» дигән интерактив- белем бирү семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Россия Географик җәмгыяте вәкилләре, шулай ук балалар һәм яшьләрнең экологик белем бирү өлкәсендә эшләүче укытучылар һәм белгечләр катнашты.
Роза Әхмәтсафина җыелганнарга республикада экологик-белем бирү эшчәнлегенең ничек оештырылуы турында сөйләде.
«Шулай итеп, узган ел мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка мәгариф учреждениеләрендә тыюлыклар белгечләре тарафыннан 796 экологик -белем бирү чарасы һәм 61 табигатьне саклау чарасы уздырылды. Моннан тыш, тыюлыклар администрацияләре тарафыннан төрле биотехник һәм табигатьне саклау чаралары оештырылды. Алар барышында 5,34 мең агач үсентесе утыртылды, 112 гектар урман һәм 111,8 га су саклау зонасы чистартылды, шулай ук 58 чишмә төзекләндерелде. Һәм бу зур эштә балалар һәм укытучылар актив катнашты», - диде ул.
Чара азагында катнашучылар балаларга һәм яшьләргә экологик белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.