Аукцион үткәрү турында

2013 елның 19 июне, чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: 2013.19.06. г. ТР Мамадыш муниципаль районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына кагылган, аучылык хуҗалыгыны килешү төзергә хокук алу өчен аукцион үткәрелде. Түбәндәге чикләрдә: төньяк – М-7 машина юлы Вятка елгасының уң яры белән киселешкән ноктадан алып, шул юл буйлап көнчыгышка таба Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Алабуга муниципаль районнарының административ чикләренә кадәр; көнчыгыш: – М-7 машина юлы Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Алабуга муниципаль районнарының административ чикләре белән киселешкән ноктадан алып, шул административ чик буйлап, көньякка таба Кама елгасының фарватерына кадәр; көньяк:- Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Алабуга муниципаль районнарының административ чикләре Кама елгасының фарватеры белән киселешкән ноктадан алып, Кама елгасының фарватеры буйлап, көнбатышка таба Грохань авылына кадәр, аннары туры Грохань авылының көньяк кырыена кадәр; көнбатыш:- Грохань авылының көньяк кырыеннын алып, Вятка елгасының уң яры буйлап төньякка таба, М-7 машина юлы Вятка елгасының уң яры белән киселешкән ноктага кадәр. Аукцион нәтиҗәсендә җиңүче булып ООО «Свиногорье» танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International