Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Казан шәһәре Совет районының 124 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ялкын» мәктәп лагере балалары өчен узды. Очрашуда ТР Дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина катнашты. Ул укучыларга Бөтендөнья хайваннарны саклау көне һәм Халыкара кошлар көне турында сөйләде.
“Безнең илдә сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннарны саклауның мөһим механизмы булып Россия Федерациясенең Кызыл китабы тора. Бер төр хайваннар сирәгәя, икенчеләре бөтенләй юкка чыккан. Соңгыларына түбәндәгеләр керә: диңгез сыеры, зур мөгезле болан, Кавказ арты яки туран юлбарысы яки моа”,- диде ул.
Чара барышында балалар викториналарда һәм конкурсларда катнаштылар, анда хайваннар турында белемнәрен ныгыттылар.
Очрашу ахырында Роза Әхмәтсафина үсеп килүче буынның табигатьне саклауларына өметләнеп калды.