Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
«Уылдык чәчү» операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Лаеш районының Сиңгел авылы янында «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигать зоология тыюлыгы территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоткан гражданнарны тоткарладылар.
Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.