Казанда яшәүчеләр җитештерү биналарының берсе түбәсендә урнашкан оядан егылып төшкән кошчык – гади торымтайны табалар. Битараф булмаган кешеләр, ике көн буе карап тәрбияләп, кошчыкны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә тапшырды.
Кошчыкны карап тикшерделәр. Ул үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Якын арада кошчык Яшел Үзән районындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ тернәкләндерү үзәгенә җибәреләчәк, анда ул белгечләр кулында тәрбияләнәчәк.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: гади торымтай Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Төрле типтагы яшәү урыннарына урнашуны өстен күрә. Агачлы җирләр, тигезлекле һәм калкулыклы ландшафтлар булу мәҗбүри шарт булып тора. Шәһәрләрдә дә ояларга мөмкин. Еш кына агачларда башка кошларның иске ояларында, куышларда, кыяларда, елгаларның һәм чокырларның текә яр буйларында, шулай ук төрле корылмаларда яши.