Яшел Үзән районындагы фермада яшәүче маралларның нәсел дәвамчысы туган. Яшь әниләр урман куелыгыннан әлегә беренче биш бозауны чыгарган.
«Тышкы яктан бозаулар әти-әниләреннән шактый аерылып тора. Өлкәннәренең йоннары соры-кызгылт көрән, ә сабыйлар – ачык төстә һәм таплы. Кечкенәләрнең әлегә мөгезләре юк һәм алар һәр җирдә үз әниләре артыннан йөри. Якын арада башкалар да үз сабыйларын күрсәтер дип көтәбез», – дип сөйли Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге директоры Валерий Ушатов.
Исегезгә төшерәбез, хайваннар 2013 елда затлы болан популяциясен торгызу буенча республика программасы кысаларында китерелде. Табигый яшәү тирәлегенә маралларны беренче тапкыр 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җибәрделәр. Бүгенге көндә көтүдә 80 нән артык баш Алтай маралы бар. Республиканың урман биләмәләренә чираттагы җибәрү 2023 елга планлаштырылган.