ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбәгә гаризалар эшкәртүне тәмамлады

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2022 – 2023 елларда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулауга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбәдә катнашу өчен килгән гаризаларны эшкәртү тәмамлануы турында хәбәр итә.

15 июньнән 30 июньгә кадәр барлыгы 7701 гариза бирелгән, шуларның 6 923 е кабул ителгән.

Барлык гаризалар исемлеге ике вариантта урнаштырылган: гаризалар номерлары буенча һәм алфавит тәртибендә. Әлеге исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Кабул ителгән һәм кабул ителмәгән гаризалар (алфавит тәртибендә) аерым исемлек итеп бастырыла.

Гаризаларны эшкәртү нәтиҗәләре буенча ризасызлыклар 9 августка кадәр (843) 211-70-78 телефоны аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International