Зәй районында Әлмәт районы кешесенә, аеруча саклана торган табигать территориясендә законсыз балык тоткан өчен, штраф билгеләделәр.
Агымдагы елның июлендә балыкчының аеруча саклана торган табигый территория – Дала Зәе елгасында ятьмә урнаштыруы ачыкланды. Бу факт буенча «Су биологик ресурсларын законсыз тоту (аулау)» РФ Җинаять Кодексының 256 статьясындагы 1 өлешенең «в, г» пунктлары буенча буенча җинаять эше кузгатылды.
Ул китерелгән зыянны каплый, суд карары белән аңа штраф билгеләнә.