Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.
Рейд барышында Васильево шәһәр тибындагы поселогыннан 2 км ераклыктагы «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә «Казанка» моторлы көймәсе белән законсыз рәвештә биологик су ресурсларын тотучы гражданин тоткарланды.
Урынга транспорт белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.