Зәй мәдәният йортында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән тантанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Ринат Чиспияков котлады.
«Урман – әйләнә-тирә мохитнең төп өлешләренең берсе. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм райондагы экологик хәлне уңай яктан тәэмин итү буенча көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт», –диде ул.
Иң яхшы хезмәткәрләрне ведомстволарның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы чараны йомгаклады.