Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 21-23 июль көннәрендә Санкт-Петербургта уза торган 5 нче Халыкара балык сәнәгате форумына старт бирде.
Форумның пленар сессиясе барышында Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бөтен дөнья икътисадында зур үзгәрешләр бара, алар барлык тармакларга, шул исәптән балыкчылык тармагына да тәэсир итә. Көйләнгән балык тоту, җитештерү, эшкәртү һәм төрү процессларын бозу базарның географик сегментлашуын көчәйтә, товар үткәргеч чылбырлар озыная һәм катлаулана. Болар барысы да бәя куюга һәм ахыр чиктә продукциянең һәркем файдалана алырлык булуына тәэсир итә. Елдан-ел экология, законсыз кәсепчелеккә каршы көрәш, запасларны торгызу һәм рациональ куллану мәсьәләләренең әһәмияте арта бара.
Форумда Татарстан стенды иң популярларның берсе булды. Аны РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов карадылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков аларны Лаеш, Мамадыш һәм Спас районнарының елга продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән экспозиция белән таныштырдылар.
Дмитрий Патрушев белән Илья Шестаков балыкчылык өлкәсендәге ведомстволарның эшен уңай бәяләделәр.